Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апаслылар “Осталар шәһәре” ярминкә-күргәзмәсендә катнашты

Казанда “Осталар шәһәре” республикакүләм ярминкә узды.

(29 сентябрь, “Апастово-информ”).



Апас аграр көллияте “Осталар шәһәре” авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник-иҗат эшләнмәләре ярминкәсендә катнашты.
Ярминкә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырыла. Әлеге чара ел саен үткәрелеп килә. Апас аграр көллияте коллективы ярминкәдә беренче ел гына катнашмый. Бик зур әзерлек белән килеп, үзләренең эшчәнлеген тәкъдим итә. Быел да аларның күргәзмә-экспозицияләрен ярминкә кунаклары югары бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев