Апасны зур үзгәрешләр көтә
Район тормышы

Апасны зур үзгәрешләр көтә

Апасны тагын да матурлау, яшелләндерү, яңарту, үзгәртү, заманчалаштыру максатыннан, районга Мәскәү каласыннан бизәүче-архитекторлар килде.

(8 июль, “Апастово-информ”).

  Әлеге эш район башлыгы Айрат Җиһаншин тәкъдиме белән башкарыла. Үзгәреш көтәсе җирләрне карап чыгып, урында ук фикерләр белән уртаклаштылар.
Ландшафтлы дизайнер, бакча-парк төзелеше буенча инженер-проектчы, Мәскәүдәге бизәү үзәгенең җитәкчесе Игорь Сафиуллин – тамырлары белән Апас районыннан.
-Апаска район башлыгының чакыруы буенча кайту – минем өчен зур горурлык. Минем әтием Татар Пучинкәсе авылыннан. Минем балачагым Үләмә буйларында узды. Бүгенге туган җиргә кайтуның төп максаты – Апас үзәген үзгәртеп матурлау, шул ук вакытта милли бизәкләрне саклау, уңайлы мөхит тудыру, - диде ул.
Апаста бик матур ял паркы булдыру күздә тотыла. Ул яңача, яңа эчтәлектә, бизәлештә ясалачак. Ләкин иске традицияләр дә саклап калыначак. “Тәмле чәй” паркы дип аталачак. Чәй – милләттәшләрнең кунакчыллык билгесе. Чәй, чәй бакчасы, гореф-гадәтләр, милли йолалар, халкыбызның хезмәт сөючәнлеге чагылыш табачак.
Үзәк ял паркын, район үзәк хастаханәсе, Апас мәктәбе, спорт биналары, мәчет тирә-юнен карап чыккач, җәмәгать тыңлаулары да узды. Райондашлар үзләренең фикерләрен җиткерде, тәкъдимнәрен кертте. Тәкъдимнәр, идеялар хуплау тапты. Федераль һәм республика программаларында катнашу турында сөйләшенде.
Аннан әлеге төзелешне эшләү буенча проект ясау хакында сүз булды. Соңыннан бизәү-матурлау буенча уку-өйрәнүләр узды.
Әлеге чарада шулай ук Мәскәү шәһәреннән архитектор Гөлнара Мостафина да катнашты. Кунаклар Апас туган якны өйрәнү музее белән дә танышты. 


Нет комментариев