Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апасның электр челтәрләре коллективында – яңа җитәкче

Район электр челтәрләре коллективына җитәкче булып Камаев Сергей Анатольевич билгеләнде.

(21 гыйнвар, “Апастово-информ”).


Җитәкчене коллективка район башлыгы  Айрат Җиһаншин һәм Идел буе челтәрләре директоры Вилдан Нигъмәтҗанов тәкъдим итте. 
Әлегә кадәр оешма белән җитәкчелек иткән Ленар Гафаров коллективта эшен җитәкче урынбасары булып дәвам итәчәк. 
Бүген, ягъни, 21 гыйнварда Ленар Гафаров туган көнен билгеләп үтә. Район башлыгы Айрат Җиһаншин аны туган көне белән тәбрик итте һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәтен белдерде. 
Ленар Гафаров районның электр челтәрләре коллективында 32 ел хезмәт итә. Хезмәтнең төрле баскычларын узып, соңгы елларда бар көчен җитәкчелек эшенә багышлады һәм уңышларга иреште. 
“Коллектив миңа бик якын, барыгызның хезмәте күз алдында. Эшләр өчен шартлар да бар. Хезмәтегездә яңа уңышлар телим”, - диде район башлыгы. 
Район электр челтәрләре җитәкчесе  Сергей Камаев киләчәктә аңлашып, дус-тату эшләрбез, нәтиҗәләргә ирешербез дигән максатын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев