Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кунаклары район мәдәният йортына рәсми өлешкә җыелды.
(27 февраль, “Апастово-информ”).
Биредә эшмәкәрлек эшчәнлеген чагылдырган, оешмаларның хезмәтен күрсәткән, кул эшләреннән торган күргәзмәләр урын алган иде.
Рәсми өлештә район башлыгы Айрат Җиһаншин 2004 елның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды. 2025 елга куелган бурычлар хакында сөйләде.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов сәяхәтнең уңышлы узуын билгеләп үтте.
Нет комментариев