Апасның мәдәният хезмәткәрләре “Без бергә!” акциясенә кушылды
Урта Балтай мәдәният йортында махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләр өчен окоп шәмнәре ясау эше дәвам итә
(15 октябрь, “Апастово-информ”).
Соңгы вакытта “Без бергә!” акциясенә районның мәдәният йорты мөдирләре дә кушылды. Лилия Җамалиева башлап җибәргән изге эштә алар да теләктәшлек күрсәтте.
Мәдәният хезмәткәрләре окоп шәмен ясау эшендә катнашырга теләк белдерә. Ара ераклыгын исәпкә алып, бу акцияне район мәдәният йортында оештыралар. Беренче көнне үк 50ләп шәм ясый алар.
Шәмнәр ясауны алга таба да дәвам итәбез. Махсус хәрби операция зонасына гуманитар ядәм киткәнче күбрәк эшлисе иде. Әлеге эш хәрбиләрнең үтенечләрен дә искә алып ясала. Аларга шәмнәр бик кирәк, - ди Урта Балтай мәдәният йорты мөдире Лилия Җамалиева.
Дуслары, танышлары, хезмәттәшләре ярдәме белән 200 килограммнан артык парафин алынган. Аннан 600 банка шәм чыгачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев