Сөләйман Абдуллин ирекле көрәш буенча Түбән Новгородта узган Бөтенрәсәй бәйгесендә катнашып, беренче урынга лаек булды.
(25 сентябрь, “Апастово-информ”).
Сөләйман 2008-2011 елгы егетләр, 42 килограмм авырлыктагы көрәшчеләр арасында иң көчлесе булып танылды.
“Абдуллин Сөләйман – безнең укучыбыз. Ул Бөтенрәсәй күләмендә булган ирекле көрәш бәйгесендә катнашты һәм беренче урынны алды. Без аны тәбриклибез, аның белән горурланабыз. Уңышлары дәвамлы булсын”, - диде Айназ хәзрәт Сафиуллин.
Сөләйман – Түбән Кама егете. 7 яшеннән ирекле көрәш белән шөгыльләнә.
“Ирекле көрәш белән шөгыльләнергә әнием тәкъдим итте. Спорт мине чыныктыра, көчле итә. Түбән Новгород шәһәреннән җиңү белән кайттым һәм бик шатландым”, - ди Сөләйман.
Нет комментариев