Апасның Туган якны өйрәнү музее яңа төсмер ала
Музейда федераль программа нигезендә күләмле төзекләндерү эшләре башланды.
(23 февраль, «Апастово-информ»)
Бина тулысы белән яңарыш кичерә. Төзекләндерү эшләре махсус дизайн буенча башкарыла. Бинаның фасады тышлана, түбәсе яңартыла. Бер үк вакытта эчке өлеше дә төзекләндерелә.
- Яңа ел музеебызга зур яңалык алып килде. Биредә барысы да яңача, заманча булачак. Мөмкинлекләр дә артачак. Шулай ук сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен дә уңайлы шартлар булдырылачак. Төзекләндерү эшләре ике этапта үткәреләчәк. Быел төзелеш-монтаж эшләре башкарылса, киләсе елда исә җиһазлар, экспозицияләр урнаштырылачак, экспонатлар барысы да үз урынын алачак. Сүз уңаеннан, музеебызда тупланган барлык экспонатлар да сакланып кала. Алар вакытлыча мәдәният йортларына урнаштырылды, - дип белдерде Туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Лилия Нәбиуллина.
Музейның рәсми тарихы 1991 елның 14 октябреннән башлана. Беренче көннәрендә мәктәпнең бер бүлмәсендә урнаша, соңрак мәдәният йортының икенче катына күчерелә. 2005 елда музей заманча бизәлгән, иркен, зур бүлмәле, 500 кв. м. мәйданны биләгән махсус бинага күчә. 2017 елда исә музейда зур яңалык була. 152 кв. м. мәйданда уникаль проект белән палеонтология экспозициясе өчен янкорма төзелә. Биредә куелган гигант мамонт, пермь чорына караган сөйрәлүче җир-су хайваннары макетлары урын ала. Мамонтның биеклеге 2, 85 метр, авырлыгы 10 тонналап, янында кечкенә мамонт та бар.
Апас туган якны өйрәнү музее фондында 10 000 артык экспонат исәпләнә, аларның тарихы, килеп чыгышы турында белешмәләр дә бирелгән. Музейда туган як тарихына кагылышлы уникаль экспонатлар да саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев