Апаста Россия көне уңаеннан төрле чаралар уза.
(12 июнь, “Апастово-информ”).
Шундый чараларның берсе әдәби кичә ачык һавада – Апасның “Табар” елгасы ярында - ял итү урынында узды. Ул “Горурланабыз һәм саклыйбыз” дип аталды.
Кичәдә китапханәчеләр белән бергә район туган якны өйрәнү музее, “Яшьлек” үзәге хезмәткәрләре, яшь буын, көмеш волонтерлар катнашты.
“Без бергәләп Илебезнең флагын җыйдык. Ул теләкләр язылган йөрәкләрдән төзелде. Белешмәлекләр тараттык. Анда бәйрәм хакында мәгълүматлар язылган. Бергәләп Илебезнең Гимнын җырладык. Ватаныбыз хакында табышмакларга җавап бирдек, мәкальләрне искә төшердек. Балалар битләренә флаг рәсемнәре ясатты. Шушы кичә кысаларында төрле акцияләр дә узды. Түшләргә, кулларга тасмалар бәйләдек”, - диде китапханәче Зарина Шәфигуллина.
Китапханәчеләр махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр өчен исән калу өчен беләзекләр ясыйлар. Алар үзләре ясаган беләзекләрне көмеш волонтерлар төркеменә тапшырды. Әлеге изге эш тә әдәби кичә кысаларында башкарылды.
Нет комментариев