Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста 25 марттан язгы ау башлана

Биоресурслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты һәркем өчен мөмкин булган аучылык җирләрендә кош-корт аулауга рөхсәт алуга гаризалар кабул итә башлау турында хәбәр итте.

Документларны, планлаштырылган ау районына карамастан, 25 марттан республикада МФЦның теләсә-кайсы филиалында тапшырырга була.
Республикада биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Апас филиалы җитәкчесе Рифат Гәрәев хәбәр иткәнчә, рөхсәт алу өчен гариза, паспортның төп нөсхәсе, ау билеты һәм 650 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләү турында квитанция кирәк булачак. 
Гаризалар бер үк вакытта, канатлы киекнең төренә һәм аны аулау вакытына карамастан кабул ителә.
2026 елда язгы ау сроклары түбәндәгечә: 4 апрельдән 6 майга кадәр  ата үрдәкләрне тере әнкә үрдәк кулланып, 11 апрельдән 20 апрельгә кадәр - ата үрдәк һәм казларны да кертеп, алдавычлар кулланып суда йөзүче киек кошларга ау рөхсәт ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев