Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста ачык футбол мәйданчыгы ерактан ук күренә

Апас шәһәр тибындагы бистәсендә зур ачык футбол манежы төзү эшләре азагына якынлаша.

(30 гыйнвар, “Апастово-информ”).

  Бина Апасның әйләнгеч юлында, район суды бинасы белән янәшә урнашкан. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы кысаларында төзелүче стадионның футбол кыры, йөгерү юлы һәм административ бинасы да булачак.

  Ачык футбол манежын төзү эшләрен 2025 елның апреленә төгәлләү күздә тотыла. Төзелеш эшләрен “Озон” оешмасы алып бара. 270 миллион сумлык эш башкарылачак.

  Бүгенге көндә биредә ясалма үләнле футбол кыры, йөгерү юллары ясалган. Административ бина ерактан ук күренеп, Апаска тагын да матурлык өсти. Тирә-юньдә дә эшләр башкарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев