Апаста “Алга” КВН лигасы узды
Районда “Алга” КВН лигасы уеннарының зона этабы оештырылды.
(30 апрель, «Апастово-информ»)
Биредә Апас, Казан, Яшел Үзән, Буа командалары тапкырлыкта, шаянлыкта көч сынашты. Әлеге проект иң көчле, алдынгы карашлы, креатив яшьләрне республикага җыя.
КВН ике өлештән торды. Беренче өлешендә командалар төрле мәзәкләр аша үз-үзләре белән таныштырдылар. Икенче өлешендә жюри әгъзаларының сорауларына кызык итеп җаваплар бирделәр.
Чыгышларны Татарстан республикасы Шаяннар һәм тапкырлар клубының креатив продюсеры Алсу Зарипова, районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин, “Алга” клубы суперфиналы җитәкчесе, Татарстан республикасы Шаяннар һәм тапкырлар клубының программа директоры Радик Ганеев бәяләп барды.
“КВН” лигасы уеннары ике блоктан тора. Татар телендә чыгыш ясап җиңүче команда турыдан-туры “Әйдә, шаярт!” лигасының чирек финалына уза. Ә рус телендә иң кызыклы чыгыш ясаучы команда “Алга” лигасының суперфиналына чакырылачак. Аннан соң алар көрәшне дәвам итәчәк”, - дип аңлатты Радик Ганеев.
Яшьләр бик нык әзерлек белән килгәннәр. Берсеннән-берсе кызыклы чыгышларын тәкъдим итеп, көлдерделәр дә, сокландырдылар да.
Нәтиҗәдә, Апас һәм Казан командалары Гран-при бүләкләренә лаек булдылар. Беренче урынны - Яшел Үзән, икенче урынны - Буа командалары яулады. Шулай ук уенчылар “Иң яхшы актер”, “Иң яхшы актриса”, “Иң яхшы мәзәк” номинацияләре буенча да билгеләнеп үттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев