Апаста җәлилчеләрне искә алдылар
25 август - шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне иде.
(27 август, “Апастово-информ”).
Быел Моабит төрмәсендә җәлилчеләр каршылык төркеме җәзалап үтерелүенә 80 ел тулды. Илебез тынычлыгы өчен башларын салган батыр җәлилчеләрне Апаста да зурлап искә алдылар.
1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә Германия империя суды карары белән Муса Җәлил һәм аның 10 көрәштәше: Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Баталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаровның башлары чабыла...
“Яшь булуларына карамастан, алар татар халкы арасында киң танылу һәм абруй казанган. Хәтер көне уңаеннан, Апас туган якны өйрәнү музеенда җәлилчеләргә багышланган фотографияләр, документлар, газета кисемтәләре һәм китаплардан «Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең истәлекләре» күргәзмәсе оештырылды”, - дип хәбәр иттеләр район туган якны өйрәнү музееннан.
Район үзәгендә "Моабит дәфтәрләре" монументы төзелгән, анда герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре сурәтләре мәрмәргә уеп ясалган, җәзалау вакыты сәгатьләр һәм минутлар белән теркәлгән.
“Бу һәйкәл ул вакытта район башлыгы булып эшләгән Рәшид Заһидуллин тәкъдиме белән төзелгән. Аның авторы - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, скульптор Вячеслав Носов. Аны ачуга Мәскәүдән Җәлил кызы Чулпан Җәлилова кызы һәм оныклары, Казандагы Муса Җәлил йорт - музее җитәкчесе Нәзирә Газиз кызы чакырылган иде”, - дип үткәннәр дә искә алынды бу көнне.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев