Район үзәк китапханәсендә район җәмәгать Советының чираттан тыш утырышы узды. Биредә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева да катнашты.
(25 апрель, “Апастово-информ”).
Район җәмәгать Советы 28 кешедән тора. Аны Люция Носова җитәкли.
“Җәмәгать Советы утырышлары квартал саен уза. Биредә мөһим мәсьәләләр күтәрелә. Март аенда узган җыелышта район үзәк хастаханәсе, ата-аналар комитетларының эшчәнлегенә тукталдык. Районда узган чараларда да җәмәгать Советы вәкилләре актив катнаша”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова.
Чираттан тыш утырыш коммерцияле булмаган оешмалар эшчәнлегенә багышланды. Аларның эшчәнлеге яктыртылды.
“Районда 75тән артык коммерцияле булмаган оешма бар. Аларның күбесе мәчетләр каршында оешкан. Карамасардан Раилә Салавиева, Биештән Сергей Грязнов, Апастан Гөлнур Насыйбуллина һәм башкалар бик актив эшлиләр”, - диде Гөлүсә Галләмова.
Нет комментариев