Апаста аучылык кагыйдәләрен бозучылар бар
Республикада биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Апас филиалы җитәкчесе Рифат Гәрәев хәбәр иткәнчә, аучылар арасында закон бозып, суд каршына басучылар бар.
(30 апрель, “Апастово-информ”).
«Ау көннәре: ата үрдәккә 5 апрельдән 6 майга кадәр; ата үрдәккә һәм казга 12 апрельдән 21 апрельгә кадәр; суерга, тәләттәвечкә, үрдәккә (глухарь, тетерев) 19 апрельдән 28 апрельгә кадәр иде. Ау кагыйдәләрен бозсаң, штраф 500 сумнан 4 мең сумга кадәр булырга мөмкинлеген алдан ук кисәттек. Шуңа да карамастан, 4 кеше ау кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тартылды. 2 кешенең эше судка җибәрелде. Шулай ук республика күзәтчелек хезмәткәрләре тарафыннан 7 кешегә беркетмә төзелеп, алар да җавап бирәчәк”, - ди Республикада биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Апас филиалы җитәкчесе Рифат Гәрәев.
Киек кошларны аулаганда электрон җайланмалар куллану, ау этләрен өстерү тыела. Ау эте атып төшерелгән кошны эзләп табу максатында гына кулланыла ала. Балык тотканда да кагыйдәләргә буйсыну мөһим.
“25 апрельдән Татарстанда «Уылдык чәчү – 2025» комплекслы оператив-профилактик операциясе башлана. Балык тоту кагыйдәләре нигезендә, Татарстан өчен 5 июньгә кадәр тыелган сроклар билгеләнгән. Һәвәскәр балык тоту өчен бер кешегә ярдан балык тоту коралларында гомуми саны 2 данәдән артмаган ыргаклы, бер калкавычлы яки төпкел кармак кулланырга рөхсәт ителә. Балыкчылык кагыйдәләрен бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы яный. Балык тоту кагыйдәләрен бозучыга 2 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф, шулай ук судносын һәм су биологик ресурсларын аулау (тоту) өчен башка коралларын конфискацияләү яный. Әгәр балык тоту вакытында зур зыян китерелгән булса, тыелган балык тоту кораллары кулланылса, балык тоту уылдык чәчү урыннарында яки махсус саклана торган табигый территорияләрдә алып барылса, штраф суммасы 500 мең сумга кадәр артачак, ә хокук бозучыны ике елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Кызыл китапка кертелгән төрләрне тоткан өчен бер миллион сумга кадәр штраф һәм өч елга кадәр иреген чикләү каралган”, - ди Рифат Гәрәев.
Районда 1 балыкчы җаваплылыкка тартылган. Ул яр буенда берничә ыргак белән утырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев