Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Апаста авыл җирлеге башлыклары һәм хезмәткәрләре хөрмәтләнде

Яңа ел бәйрәме алдыннан район башлыгы Айрат Җиһаншин авыл җирлеге башлыклары һәм хезмәткәрләре белән очрашты.

(26 нчы декабрь, “Апастово-информ”).

  Тантаналы чарага авыл җирлеге башлыклары, сәркатипләре, хисапчылары чакырылган иде. Район башлыгы Айрат Җиһаншин район һәм җирлек өчен башкарган хезмәтләре өчен олы рәхмәтен ирештерде.
  “Сез урыннарда халык белән иң тыгыз элемтәдә эшлисез. Халык сезгә ышана, хөрмәт итә. Барлык дәүләт программаларында актив катнашасыз. Яңа елда сезгә сәламәтлек, иминлек, тигезлек, эшегездә уңышлар телим. Ил-көннәребез тыныч булсын иде”, - дип тәбрикләде район башлыгы. Ел нәтиҗәләре буенча уңышка ирешкән хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.
  Каратун мәдәният йорты хезмәткәрләре – Каратун йолдызлары дәртле җырларын бүләк итеп бәйрәмгә ямь өстәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев