Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста “Авыл векторы - яшьләр энергиясе” зонакүләм чара узды

Биредә Идел аръягы зонасы районнары вәкилләре катнашты.

(25 сентябрь, “Апастово-информ”).



Апас районы “Авылда социаль проектлар” бәйгесендә Грант отты. Шул уңайдан районыбызда яшьләр катнашында зонакүләм зур чара үтте.
Очрашу яшьләр өчен кызыклы бизнес-идеялар, стартаплар һәм аларны үз җирлегеңдә ничек тормышка ашыру хакында укулар рәвешендә оештырылды. Биредә танылган спикерлар үз бизнес-проектлары буенча чыгышлар ясадылар.
“Энергия - ул сез, яшьләр. Сезгә киләчәгегезне төзү өчен иң элек тормышта үз урыныгызны табарга кирәк булачак. Бүген без нәкъ менә үз эшегезне булдырып, аны җәелдерү хакында сөйләшербез. Сезнең алда чыгыш ясаучы спикерлар үзләре дә кечкенә генә проектларын зур масштаблы бизнес итеп җәелдереп, дөньякүләм таныткан кешеләр. Бүгенге очрашуыбыз файдалы булыр дип ышанабыз”, - диде Татарстан Республикасы ИT парк вәкиле Даниил Шейко.
Очрашуда яшьләр үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, кызыклы проектлар белән таныштылар, үзләре өчен файдалы киңәшләр алдылар.
-”Хөрмәтле Апас кунаклары, кадерле яшьләр! Сезне үз җирлегебездә кабул итүебезгә без бик шат. Бүген яшьләр өчен бик кирәкле чара уза. Биредә сез туган районыгызда, туган авылыгызда үз эшегезне булдыру, аны җәелдерү, башка мәйданчыкларга да тәкъдим итү буенча тәҗрибә аласыз. Кем белә, бәлкем кечкенә генә хыялыгыз да киң күләмле проект булып, зур бизнеска әйләнер. Бүгенге чара исә тәҗрибә алу өчен - зур мөмкинлек”, - дип яшьләргә мөрәҗәгать итте районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев