(5 сентябрь, “Апастово-информ”).
Республиканың Авыл яшьләре җәмәгать берләшмәсе Республиканың Яшьләр эшләре министрлыгы, Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә оештырган очрашуда Апас, Кайбыч, Буа, Тәтеш, Кама Тамагы һәм Чүпрәле районы вәкилләре катнашты.
Зоналарда очрашулар Татарстан Республикасы Рәисе теләктәшлегендә оештырыла. Кунак булып танылган шәхесләр килә. Апас мәдәният йортында узган чарада космопсихологиягә нигез салучы Сергей Кулаков катнашты.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин очрашуда катнашучыларны җылы сәламләде.
“Биредә катнашучы яшьләрнең районнары янәшә урнашкан. Бер-беребезне яхшы беләбез. Бергә эшлибез, авыл хуҗалыгы өлкәсен күтәрәбез. Идел аръягын күрсәткечләребез белән көчле итәбез. Гаилә ул – җәмгыятьнең нигезе. Гаилә никадәр көчле булса, үсешкә ирешсә, гаиләдә традицияләр яшәсә, әдәп-әхлак булса, Илебез дә шулай көчле булыр. Республикада яшьләргә ярдәм йөзеннән күп эшләр башкарыла. Соңгы 10 елда авыл җирлекләре дә зур үсеш алды”, - диде район башлыгы һәм райондагы төзелешләр, спорт объектлары, дәүләт ярдәме хакында да сөйләде.
Очрашуның рәсми өлешендә Республиканың Яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков, Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгың бүлек җитәкчесе Алмаз Гамиров чыгыш ясады.
Психология өлкәсе профессоры, гранд-директор Сергей Кулаков 14 яшьтән алып 35 яшькәчә яшьләргә, яшь гаиләләргә, гаилә корырга ниятләгән яшьләргә үз-үзеңне тану, камилләштерү серләре хакында сөйләде. Замана шартларында нык гаиләләр төзү, киләчәк психологиясе хакында чыгыш ясады.
Районда Авыл яшьләре җәмәгать берләшмәсенең җирле бүлекчәсен Резедә Нәҗмиева җитәкли.
Нет комментариев