Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста балигъ булмаган балалар эше һәм аларны яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды

Утырыш район башлыгы, комиссия рәисе Айрат Җиһаншин җитәкчелегендә үтте.

(17 март, “Апастово-информ”)


Чарада район прокуроры Зөфәр Абитов, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин, комиссия әгъзалары, авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф һәм тәрбия бирү оешмалары җитәкчеләре катнашты.


Көн тәртибендә балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар торышы, аларны ачыклау һәм профилактикалау, антисоциаль юнәлештәге төркемнәрне булдырмау мәсьәләләре каралды. Шулай ук белем бирү учреждениеләрендә керү-чыгу режимын тәэмин итү, укучылар һәм студентлар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча эшчәнлек турында фикер алышу булды.


Утырыш барышында катнашучылар тарафыннан сораулар бирелде, тәкъдимнәр яңгырады.


Йомгаклау сүзендә Айрат Җиһаншин балалар һәм ата-аналар белән эшне көчәйтү, мәгариф һәм тәрбия өлкәсендә һәр мәсьәләгә аерым игътибар бирү кирәклеген ассызыклады. Ул шулай ук балаларның буш вакытын файдалы һәм нәтиҗәле оештыру буенча конкрет бурычлар билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев