Апаста «Балкыш» фестивале башлана
Район тормышы

Апаста «Балкыш» фестивале башлана

Районда «Балкыш» өлкән яшьтәге үзешчән башкаручылар республика фестиваленең муниципаль этабы башлана.

(26 гыйнвар, “Апастово-информ”).


  Сайлап алу турлары 29 гыйнварда Идрәз мәдәният йортында, 2 февральдә Урта Балтай мәдәният йортында, 5 февральдә Каратун мәдәният йортында, 9 февральдә Апас мәдәният йортында узачак.

Өлкәннәр җыр, бию, шигърият, инструменталь ансамбльләр, вокал ансамбльләр номинацияләре буенча чыгыш ясый. Районның ветераннар Советы өлкәннәрне катнашырга, үз сәләтләрен күрсәтергә чакыра.
6+


Нет комментариев