Апаста Батыр егетләрнең әти-әниләрен хөрмәтләделәр
Аларның әти-әниләренә, якыннарына Рәхмәт хатлары тапшырылды.
(24 нче сентябрь, “Апастово-информ”).
Район хакимиятенең утырышлар залында тантаналы чара узды. Чарада район башлыгы Айрат Җиһаншин, Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Айдар Таһиров, “Ак Барс” Банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Рәисе Территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе Артем Абрамов, район прокуроры, район суды рәисе, район башкарма комитеты хезмәткәрләре, төрле өлкә һәм оешма җитәкчеләре, кече һәм урта бизнес вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, район активы, дин әһелләре, ветераннар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
“Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасындагы егетләребез белән даими аралашып торабыз, кирәк әйберләре белән ярдәм итәбез. Халык телендә “Татар полкы”- дип исемләнгән хәрби часть командирларыннан Рәхмәт сүзләре килеп тора. Сезгә исәнлек-саулык, балаларыгыз исән-имин кайтуларын телим”,- диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев