Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста Батырлар Мемориал комплексына чәчәкләр салынды

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин район башлыгы Айрат Жиһаншин белән берлектә Бөек Җиңүгә өлеш керткән барлык ветераннарны хөрмәт белән искә алып, Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салды.

(5 май “Апастово-информ”).



Әлеге чарада Марсель Хикмәтов җитәкчелегендәге Апас урта мәктәбе “Яшь армиячеләре” дә катнашты. "Алдынгылар хәрәкәте" хәтер акөиясе уздырды. Апаслыларга "Георгий тасмасы" таратылды.

Бөек Ватан сугышы – илебез тарихында, халкыбыз хәтерендә кайгы- хәсрәт тулы, дәһшәтле еллар булып уелып калды. Апас районыннан Ватан сугышына 11152 кеше китә. Шулардан 7002 якташыбыз туган – үскән нигезләренә әйләнеп кайта алмыйча сугыш кырларында ятып калалар. 480 кеше хәбәрсез югалган. 3670 кеше туган ягыбызга Җиңү алып кайталар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев