Апаста бильярд уеннары дәвам итә
Район тормышы

Апаста бильярд уеннары дәвам итә

Бильярд спортын яратучылар көннән-көн активлаша бара. Районның бильярд Федерациясе җитәкчесе Фәнис Галәветдинов теләктәшлеге белән ярышлар җирлекләрдә дәвам итә.

(7 февраль, “Апастово-информ”).

  Шундый ярышларның берсе – Дәүләки клубында узды.

  “Ярышта 14 кеше катнашты. Апас, Морзалар, Дәүләки, Урта Балтай, Олы Бакырчы җирлекләреннән спорт сөючеләр килде. 7 сәгать дәвамында бик кызу ярышлар барды”, - ди клуб мөдире Ләйсән Хәсәнова.
Нәтиҗәдә, барлык призлы урыннарны да диярлек Морзалар авылы бильярдчылары яулады. Парлы уенда әниле-уллы Гөлнара һәм Ранис Гәрәевлар икенче тапкыр чемпион калды.

2 урында - Рифкать Латыйпов һәм Ильяс Габбасов.

3 урында – Зөфәр Галиуллин һәм Наил Мифтахов.

Ярышлар дәвам итә.


Нет комментариев