Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Апаста Гаилә бәйрәме узды

Әтиләр көне уңаеннан районыбызның 10 гаиләсе көч сынашты.

(18 нче октябрь, “Апастово-информ”). 
Апасның “Гран Тау” футбол сараенда күңелле һәм кызыклы чара узды. Чарада катнашучыларны район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова сәламләде. Гаиләләргә рәхмәт сүзләре ирештерде, уңышлар теләде. 
Гаиләләрне 10 станция каршы алды. Беренче станөиядә һәр гаилә ГТО нормативлары тапшырды. Аннан “Иҗат”, “Концерт”, “Әдәби”, “Патриотик”, “Аш-су”, “Гаилә”, “Сәламәтлек”, “Музей”, “Милли” станцияләре үзләренең биремнәрен әзерләгәннәр иде. Станцияләрдә биремнәрне үтәгәч һәрберсенә баллар куя бардылар. 
Соңыннан номинацияләр буенча бүләкләделәр. 
“Иң дус гаилә” – Илаловлар, “Иң кыю гаилә” – Зайнуллиннар, “Иң позитив гаилә” – Фахрутдиновлар, “Максатка ирешүче гаилә” – Садриевлар, “Иң актив гаилә” – Бикмухаметовлар, “Иң көчле гаилә” – Зиннәтҗановлар, “Иң иҗади гаилә” – Рәхимовлар, “Иң эрудицияле гаилә”- Хәйретдиновлар, “Традицияләрне саклаучы гаилә” – Гайнуллиннар дип табылды. Гаиләләр Диплом һәм бүләкләргә ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев