Апаста гаилә белән балык тоту фестивале узды
Район тормышы

Апаста гаилә белән балык тоту фестивале узды

Фестиваль балык тотарга яратучыларны очраштырды.

(18 август, “Апастово-информ”).



Биердә райондашлар белән беррәттән тирә-күрше районнардан килүчеләр дә бар иде.

Гаилә белән балык тоту-ул балык тоту күнекмәләренә өйрәтеп кенә калмый, ә гаилә бәйләнешләрен ныгытуга да ярдәм итә. Ул катнашучыларны уртак максатлар белән берләштерә һәм истәлекле мизгелләр бүләк итә.

Балалар сабырлыкка, игътибарлылыкка һәм табигать белән аралаша белергә өйрәнә, ә өлкәннәр алар белән шатлык һәм гаҗәпләнү мизгелләрен уртаклашырга мөмкинлек ала.

Матур табигать кочагында узган күңелле фестивальдә катнашырга теләүчеләр күп булды. Фестиваль бүләкләүләр белән тәмамланды.

Әлеге фестиваль “Татарстанда – җәй” проекты кысаларында узды.


Нет комментариев