Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста янгын чыгу очраклары бар

Агымдагы елда районда 10 янгын теркәлгән. Бәхетсезлек очракларының төп сәбәпчесе – кеше ялгышлары, ваемсызлык һәм саксызлык.

(11 апрель, “Апастово-информ”).

   -1 апрельдә, төн уртасында Шыгай авылы янәшәсендә янгын чыгуы турында хәбәр алдык. Биредә салам саклау өчен төзелгән 600 квадрат метрлы ангар януы билгеле булды. Аның эчендәге коры салам төргәкләре янарга күп вакыт кирәкми. Тирә-юнендә корылмалар булмаса да, янгын сүндерүчеләргә ачык ут белән көрәшергә туры килде. Бу юлы да янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү булырга мөмкин. Вакыйга урынында Апас янгын сүндерү бүлеге, Югары Ындырчы, Сатмыш, Югары Акхуҗа ирекле янгын сагы төркемнәре, янгын күзәтчелеге, район эчке эшләр бүлеге, электр, газ хезмәтләре эшләде, - диде янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәре Илшат Шәфигуллин.

  Язгы-җәйге чорда янгын чыгу куркынычы бермә-бер арта. Зур хәвеф-хәтәр килеп чыкмасын өчен уяу булырга, алдан ук чараларын күрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев