Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста “Яшь армиячеләр йорты” ачылды

2025нче ел – Татарстан Республикасында Ватанны Саклаучы елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан районда төрле чаралар бара.

    “Сәләт” иҗат үзәге бинасында “Яшь армиячеләр йорты” ачылды. Әлеге үзәкне ачу тантанасында район башлыгы Айрат Җиһаншин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов, район хәрби комиссары Наил Җантемиров катнашты.
Бер төркем яшьләр тантаналы шартларда тырышып укырга, Ватанның патриоты, бар җирдә актив булырга ант бирделәр һәм “Яшь армияче”ләр сафына кабул ителделәр.
  “Бүген районда “Яшь армияче”ләрне әзерләү үзәге ачыла. “Яшь армияче” Бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте туган Илгә мәхәббәт, үз халкыбыз тарихына ихтирам, Ватаныбызга хезмәт итү, аны саклау теләге һәм ихтыяр көче тәрбияләүне күз алдында тота. Үзегезнең яшь армияче булуыгыз белән горурланып үсегез. Әлеге хәрәкәт ярдәмендә киләчәк буын тәрбияләнә. Район данын югары тотып, Илнең нык киләчәге булып үсегез”, - диде район башлыгы.
  Табар Черкене мәктәбе укытучысы, мәктәпнең “Яшь армиячеләр” хәрәкәте җитәкчесе Людмила Клементьева нәтиҗәле хезмәте, район тормышында, яшь буынны тәрбияләүдә, “Яшь армия” хәрәкәтен үстерүдә керткән өлеше өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
“Яшь армия” Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте 2016 елда оеша. Ул патриотик тәрбия бирүне үз эченә ала. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов хәрәкәтнең тарихына тукталып узды һәм әлеге истәлекле көн белән тәбрик итте.
“Яшь армия” хәрәкәте оешканнан бирле бөтен Рәсәйдән 1 миллион 700 меңнән артык бала һәм яшүсмерне берләштерде. Аның нигезендә хәрби тәрбия ята. Әлеге штапны ачуда катнашуыма шатмын. Көчле, нык яшьләр булып үсегез, туган җирегезне, Ватаныгызны яратыгыз”, - диде ул.
Район мәктәпләрендә “Яшь армиячеләр” төркемнәре булдырылган. Апас районы буенча “Яшь армиячеләр” штабы җитәкчесе итеп Марсель Хикмәтов билгеләнгән. Хәзер ул “Сәләт” балалар иҗаты үзәгендә урнашкан “Яшь армиячеләр йорты”н да җитәкләячәк.
“Районда 270 “Яшь армияче” бар. Яшь буын белән хәрби-патриотик тәрбия алып бару өчен барлык шартлар тудырылган. Әлеге йортта төрле җыелышлар, түгәрәкләр, акцияләр, түгәрәк өстәлләр узачак. Ватанны саклаучылар елында безнең өчен бу зур бүләк. Зур рәхмәт җитәкчеләребезгә, - диде Марсель Хикмәтов.
  “Яшь армиячеләр” бу көнне дә мастер-класслар уздырды, үз эшчәнлекләрен күрсәтте.
- Георгий тасмасы соңгы елларда Россия чынбарлыгының таныла торган символларының берсе булып тора. Ул сугыш кырларында күрсәткән шәхси батырлык өчен бирелә торган Изге Георгий ордены, аны өч кара һәм ике сары ефәк тасмада йөртергә кирәк була. Соңрак ул Георгий тасмасы дип йөртелә башлый”, - диделәр “Яшь армиячеләр” һәм Георгий тасмасын ничек эшләүләре белән таныштырдылар.
Соңыннан “Яшь армиячеләр йорты”н ачу тантанасында катнашучылар Батырлар Мемориал комплексында урнашкан Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев