Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста яшь гаилә тораклы булды!

Районда яңа 24 фатирлы яңа йорт төзелде һәм файдалануга тапшырылды.

(16 февраль, «Апастово-информ»)



Йорт бинасы - дүрт катлы. Аны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды төзеде. Биредә бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, күп балалы гаиләләр, ятим балалар, “Аренда торагы” программасында катнашучылар яшәячәк. Ата-аналарга һәрьяклап ярдәм итү, репродуктив сәламәтлек турында кайгырту һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту - «Гаилә» («Семья») милли проектының төп бурычлары.

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма җитәкчесе урынбасары, якташыбыз Булат Гыйльманов йортның «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты нигезендә төзелүен һәм халыкны торак белән тәэмин ителешен арттыру төп бурычларның берсе булуын ассызыклады.

Йорттагы барлык фатирлар яшәү өчен әзер, сантехника, газ плитәләре, су, газ һәм электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары, җылылык котеллары белән җиһазландырылган.

Яңа фатирлы булган райондашлар да шатлыгын яшермәде. Апаста яшәүче Шәфигуллиннар да яңа фатирлы булды. Яшь гаилә өч бүлмәле фатир алу бәхетенә иреште. Рамил һәм Эльвира Шәфигуллиннар уллары Рамзан, Тамирлан һәм Ризван белән берлектә яңа торакка күченгән дә инде.
-Социаль ипотека программасы буенча тораклы булдык. Без бик шат. Мәктәпкә, балалар бакчасына да якын, бик зур рәхмәт, - диде алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев