Районнан яшь гаиләгә торак шартларын яхшыртуга субсидия алырга сертификат тапшырылды.
(4 март, “Апастово-информ”).
Торак мәсьәләсен хәл итүгә ярдәм максатларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, Татарстан Республикасының Яшьләр министрлыгы аша «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» республика ярдәмче программасы гамәлгә ашырыла. Ул балалы гаиләләргә торак бәясенең күпмедер өлешен дәүләттән түләүсез субсидия белән капларга мөмкинлек бирә.
Апастан Салаватовлар гаиләсенә Сертификатны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова тапшырды.
“Тормышыгызны уңайлы итү өчен ярдәм булсын. Чын күңелдән котлыйбыз сезне“, – диде ул.
Районның яшьләр эше бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин әлеге программада 35 яшькә кадәр гаиләләр катнаша алуын билгеләп үтте. Сораулар белән яшьләр эше бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белдерде.
Нет комментариев