Апаста яшүсмерләр тантаналы шартларда паспортлар алдылар
Егет-кызларга шәхси документларын район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин тапшырды.
(5 май, “Апастово-информ”).
Тантаналы чара районның ЗАГС бинасында үтте. Яшүсмерләргә изге теләкләр юлланды.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин паспорт алу кеше тормышында иң истәлекле вакыйга булуын әйтте.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин киңәшләрен җиткерде.
“Киләчәктә туры юлдан тайпылмыйча, илебезнең чын патриоты, республикабызның, районыбызның лаеклы кешеләре булып яшәгез”- диде район башлыгы.
Яшьләр Россиянең лаеклы гражданнары булырга тантаналы ант бирделәр. Аларның зур шатлыгын әти-әниләре дә уртаклашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев