Апас мәдәният йортында “Ике моң” парлы җырчылар фестивале һәр елдагыча шаулап-гөрләп үтте.
(17 март, “Апастово-информ”).
Быел ул 19нчы тапкыр тамашачаны җыйды һәм яңа талантлар барлап, сәхнәгә чыгарды.
Чыгыш ясарга тирә-күрше районнардан да җырчылар килде. Алар да Апас сәхнәсендә алкышларга күмелде. Чәчәкләр, күчтәнәчләрне дә жәлләмәде тамашачы.
Алып баручылар киләсе елга 20нче юбилей концерты булчагын әйтеп, быел ук кызыктырып куярга да онытмады.
Нет комментариев