Апаста “Җиңү диктанты” яздылар
Район тормышы

Апаста “Җиңү диктанты” яздылар

Бердәм Россия» партиясе оештырган «Җиңү диктанты» халыкара тарихи акциясенә райондашлар да кушылды.

(25 апрель, “Апастово-информ”).



Акциядә катнашучылар 45 минут эчендә Бөек Ватан сугышына һәм махсус хәрби операциягә багышланган сорауларга җавап бирделәр, биремнәрне Җиңү диктанты сайтында онлайн үтәделәр.
Район үзәк китапханәсендә оештырылган чарада үз белемнәрен район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев, Хәрби хәрәкәтләр ветераннарының Координацион Советы җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин, район ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина, үзәк китапханә, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, көмеш волонтерлар сынады.
Халыкара акциягә Апас мәктәбендә дә узды. “Җиңү диктанты”н мәктәп укучылары, яшь армиячеләр дә язды.
«Җиңү диктанты» халыкара акциясе «Бердәм Россия» тарафыннан 2019 елдан бирле үткәрелә. Быел бу чара бөтен Россия күләмендә рекордлы 35 мең мәйданчыкны һәм дөньяның 90нан артык илен колачлады.


Нет комментариев