7 апрель – йөкле хатын-кызлар көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан, районның ЗАГС бүлегендә әни булырга җыенган ханымнар катнашында очрашу узды.
(3 апрель, “Апастово-информ”).
Әлеге очрашуда җитәкчеләр, табиблар, шәфкать туташлары белән беррәттән, социаль яклау идарәсе, социаль фонд, ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты.
“Бүген район үзәк хастаханәсе, социаль яклау идарәсе, социаль фонд, ЗАГС бүлеге белән берлектә әни булырга җыенган ханымнар өчен бәйрәм уздырдык. Яшь бәйрәм. Ул әле бездә икенче генә тапкыр уза. Арада беренче тапкыр әни булырга җыенган хатын-кызлар да, икенче, өченче баласын алып кайтырга карар кылган райондашлар да бар”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова.
Ул шулай ук район башлыгы тарафыннан өченче балаларын алып кайткан гаиләләргә 30 мең сум күләмендә ярдәм билгеләнүен дә әйтеп узды. Аның өчен бары тик 1 елдан ким булмаган вакыт районда теркәлеп яшәргә һәм район башкарма комитетына гына килергә кирәк.
Киләчәктә әни булырга әзерләнгән гүзәл хатлар бу очрашуда күп кенә мәгълүмат алды. Бала үстерүче әниләргә дәүләт ярдәме, йөкле ханымнарга булган ярдәм итү чаралары турында һәр белгеч тулысынча сөйләде.
Бүгенге көндә район үзәк хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясендә 37 гүзәл зат йөклелек буенча исәптә тора. 10 райондашыбызның гаиләсендә нарасыйлар туган. Бу хакта районның баш табибы Алевтина Керимова сөйләде.
5 бала әнисе Рамилә Әхмәтҗанова ишле гаилә серләре белән уртаклашты, булачак әниләргә киңәшләрен бирде.
“Мин бик бәхетле, Ходаема рәхмәт әйтеп яшим. Сезгә дә бала табудан куркып калмаска киңәш итәм”, - диде ул.
Бәйрәм барышында социаль яклау идарәсе тарафыннан оештырылган, йөкле хатын-кызлар арасында барган онлайн-бәйгегә нәтиҗәләр дә ясалды.
Нет комментариев