Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста «Йолдызлык-Созвездие» фестиваленең зона туры узачак

Районда фестивальгә әзерлек эшләре башланды.

(23 гыйнвар, “Апастово-информ”).

  «Йолдызлык-Созвездие»гә әзерлек кысаларында, районга фестивальнең жюри әгъзалары килде. Алар балаларның чыгышларын карады, киңәшләрен бирде, мастер-класслар күрсәтте.
Катнашучылар “Вокал”, “Хореография” һәм “Конферанс” секцияләрендә шөгыльләнделәр.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова кунакларны һәм балаларны сәламләп, район башлыгының теләкләрен җиткерде. Ул шулай ук районда “Йолдызлык-Созвездие” фестиваленә җитди әзерлек эшләре башлануын һәм фестивальнең зона туры быел Апаста узачагы хакында әйтте.
Татарстанның һәм Кырымның атказанган артисты, «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясенең сәнгать җитәкчесе Дмитрий Платонов катнашучыларга уңышлар теләде.
“Бүген без күбрәк хаталар өстендә эш алып барачакбыз. Безнең төп максат – чыгышларны карап, хаталарны төзәтү, киңәшләр бирү”, - дип белдерде Дмитрий Платонов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев