Апаста юл куркынычын алдан кисәтү, һәлакәтләр санын киметү бурычы куелды
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы үтте.
(12 сентябрь, “Апастово-информ”).
Утырышта 2025 елның 8 аенда юллардагы хәлнең торышы турында уртага салып сөйләшенде.
ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев белдергәнчә, шушы вакыт эчендә районда 11 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 9 кешенең, шул исәптән 2 баланың гомере өзелгән. 14 кеше тән җәрәхәтләре алган. Җәрәхәтләнүчеләр арасында 1 бала бар.
“Саннар уйланырлык. Без 8 ай эчендә 9 кеше югалттык. Һәлакәтләрнең төп сәбәбе булып, юл кагыйдәләрен бозу тора. Шоферлар ашыга, бер-берсен узарга чыга. Нәтиҗәсе аяныч. Бер гаепсез гомерләр өзелә”, - диде юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов.
Утырышта яңгыраганча, Кече Күккүз авылы янындагы күпер төзелеше юл хәрәкәтен кыенлаштыра, куркынычны арттыра. Күп һәлакәтләр һәм югалтулар да шул тирәдә булган. Төзүчеләр эшнең 30 октябрьгә төгәлләнергә тиешлеген белдерде. Тик шулай да, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин халык шәһәрдән кайта һәм кире китә торган вакытларда, светофорга гына ышанмыйча, юл хәрәкәтен көйләп торучы кешеләр куярга кирәклеген ассызыклады. Утырышта әлеге юл бөкеләре китереп чыгарган җиргә хәрәкәтне җайга салучы кешеләр кую һәм алдан кисәтүче элмә такталар булдыру таләбе куелды.
Утырышта территориаль идарәнең профилактика бүлеге җитәкчесе урынбасары Наил Агишев автомобиль юлларының сакланышы, юл буе сызыклары һәм балалар юл травматизмын кисәтү турында чыгыш ясады.
Шулай ук район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Николай Карабанов юл һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева балаларны саклау, төрле кисәтү чаралары уздыру хакында сөйләде.
“Район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләренә 12 юл-транспорт һәлакәтендә ярдәм итәргә туры килде. Безнең бригада һәлакәт урынына 8-19 минут эчендә барып җитә. “Ашыгыч ярдәм” буенча даими укулар уза”, - диде Николай Карабанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев