Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең йомгаклау утырышы узды

Район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов җитәкчелегендә узган утырышта еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды.

(26 декабрь, “Апастово-информ”)



Комиссиянең йомгаклау утырышында шулай ук коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Салават Закиров, комиссия әгъзалары һәм башка җитәкче-белгечләр катнашты.
Район эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы урынбасары Дмитрий Маляшов Апас районында коррупция очракларын кисәтү буенча хокук саклау органнарының эшчәнлекләренә нәтиҗә ясады. Финанс-бюджет палатасы рәисе Рамил Имаметдиновның чыгышы авыл җирлекләре органнары тарафыннан үзара салым акчаларын нәтиҗәле куллану хакында иде. Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Салават Закиров Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә карата, шул исәптән ел дәвамында узган чаралар хакында хисап тотты. Районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре Палатасы рәисе Гөлнара Сибгатуллина муниципаль милектә булган җир участокларын шәхси милеккә һәм арендага бирү буенча 2025нче елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре турында сөйләде.
Утырышта Яңа 2026нчы елга максатлар һәм бурычлар билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев