Апаста кыргый җәнлекләрне кайгырту акциясе бара
Кышның кырыс чорында кыргый җәнлекләр кешеләрнең ярдәменә мохтаҗ. Район аучылык инспекторлары, Табар Черкене мәктәбенең экология төркеме укучылары белән берлектә, Татарстан Биологик байлыклар буенча дәүләт комитетының район бүлеге тәкъдиме белән аларга ярдәм чарасы оештырылды.
(18 февраль, “Апастово-информ”).
“Кар күп булу сәбәпле, хәрәкәт итү өчен сукмаклар салынды. Шул сукмаклар буйлап печән таратып чыктылар. Азык улакларын кардан чистартып, печән һәм минераль азыклар салдылар. Бу ярдәмгә кыр кәҗәләре бигрәк тә мохтаҗ. Аларның баш саны соңгы елларда күзгә күренеп артты. Республиканың аучылык биләмәләрендә кыргый хайваннар өчен җимлекләр урнаштыру, җәнлекләр өчен уңайлы шартлар тудыру аларны саклау һәм үрчетү максатында эшләнә. Кыргый хайваннарны ашату – төп биотехник эшләребезнең берсе”, - ди Республикада биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Апас филиалы җитәкчесе Рифат Гәрәев.
Ел саен Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты җәнлекләрне ашату буенча акция оештыра. Урман җәнлекләре өчен махсус җимлекләр ясала, шунда тоз, салам, ашлык һәм башка төр азык салына. Дөрес тукланганда, хайваннарның төрле авыруларга каршы торучанлыгы арта һәм хайваннар салкыннарны исән-имин үткәрә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев