Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста кыргый җәнлекләрнең исәбен алу бара

15 гыйнвардан 15 мартка кадәр аучылык җәмгыятьләрендә кыргый җәнлекләрнең исәбен алу үтә.

(20 февраль, “Апастово-информ”).




Республикада биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Апас филиалы җитәкчесе Рифат Гәрәев сүзләренчә, районның төрле төбәгендә (урман, кыр, сазлык аша) барлыгы 19 маршрут үтелгән, аның барлык озынлыгы 350 чакрым.

Хайваннарны исәптә тоту эшендә аучылык хуҗалыклары белгечләре, егерьлар, аучылар катнаша.

“Безнең район җирлегендә кыр кәҗәсе, кабан дуңгызы, куян, төлке, сусар, кыр тавыгы, көртлекләр, куницалар исәпкә алына. Кышкы маршрут исәбе, җәнлек эзләре буйлап һәм аларга азык сала торган урыннарда уза. Алынган мәгълүматлар аучылык байлыкларының торышын бәяләргә ярдәм итәчәк”, - ди Рифат Гәрәев.

Белгечләр аучыларның һәм урманда йөрергә яратучыларның, шул исәптән кар машиналарында йөрүчеләрнең дә, кышкы чорда урманның эченә үк кермәүләрен үтенәләр. Чөнки хайваннарга кышын болай да авыр, ә кешеләр аларны куркыта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев