Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста мәдәният хезмәткәрләре хөрмәтләнде

Мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узды.

(25 март, “Апастово-информ”).


Район мәдәният йортында хөрмәтләү тантанасы узды. Бу юлы залга мәдәният хезмәткәрләре үзләре бәйрәм итәргә җыелды. Район башлыгы Айрат Җиһаншин җылы сәламләп, котлауларын ирештерде, матурлык һәм яктылык өләшүче һөнәр ияләренә олы хөрмәтен белдерде.
Нәтиҗәле эшләүче хезмәткәрләр сәхнә түренә чакырылып, район башлыгының Рәхмәт хатлары, Россия Дәүләт Думасының, район башкарма комитетының, мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатлары һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының күкрәк билгеләре белән бүләкләнделәр.  
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев хезмәтләре өчен олы хөрмәт белдерделәр.


Тынгысыз хезмәт ияләренә Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗановның, Россия Дәүләт Думасы депутаты, якташыбыз Марат Нуриевның видеосәламнәре һәм тәбрикләүләре дә юлланды. Котлауларга Ульян, Алтай, Түбән Новгород татарлары да кушылды. 
Сәхнәдән җыр-моң агылды. Казаннан килгән махсус кунаклар – алып баручы Илмир Ямалов, “Инеш” җыр театры, Сөмбел Билалова, якташларыбыз Хәбир Ибраһим, Лилия Сафина матур җырларын бүләк иттеләр, биючеләр дә дәртле биюләре белән күтәренке рух өстәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев