Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Апаста махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең батырлыгы искә алынды

Районда 30 август - Республика көне зурлап билгеләп үтелә.

  (29 август, “Апастово-информ”).
  
  Бәйрәм чарасында Илебез, республикабыз үсешенә зур өлеш керткән райондашлар хөрмәтләнде, Ил тынычлыгы өчен башларын салган, хәбәрләре булмаган намуслы егетләрнең батырлыгы искә алынды, аларның якыннарына ихтирам белдерелде, бәйрәм котлаулары юлланды.

  Махсус хәрби операциядә якыннарын югалткан райондашларның күңелендә нинди хисләр бөтерелүен, якыннарын югалтканнарның йөрәк яралары бәйләп кенә төзәтерлек түгел икәнен аңлаган җитәкчеләр, аз булса да бәйрәм кәефе бүләк иттеләр, район башлыгы исеменнән күчтәнәчләр тапшырдылар.
 
  “Хөрмәтле райондашлар! Уртак бәйрәм – Республика көне белән тәбрик итәм! Бүгенге көндә районыбыз үзенең хезмәте, тугры эше белән республикада билгеле. Республика җитәкчелеге тарафыннан да югары бәяләнә. Киләчәктә дә безнең республикабыз, районыбыз алдынгылар рәтендә булсын. Бердәм булып эшләргә язсын”, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.

  Россиянең Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев райондашларны җылы сәламләп, республиканың ил күләмендәге үсешен, казанышларын, уңышларын билгеләп узды. Апас районының үсешенә, күркәм үзгәрешләргә соклануын белдерде. Казанда яшәүче якташлар исеменнән дә котлауларын җиткерде. Яу кырында ил иминлеге өчен көрәшүче егетләрнең гаиләләренә олы хөрмәтен белдереп, якыннарын югалткан әниләргә күркәм сабырлык теләде.

  “Апаска һәрчак шатланып кайтам. Район һәрчак үсештә. Мөһим объектлар төзелә, искеләре яңара, матур йортлар калкып чыга. Бар дөнья чәчәккә күмелгән. Район чын хезмәт кешеләре белән дә дан тота. Батыр егетләре белән дә чиксез горурлана. Алар - мәңге безнең йөрәкләрдә “, - диде Марат Нуриев.

  Бәйрәмнең кунагы “Ак Барс” банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Котлау сүзләрен, мөрәҗәгатен ирештерде.

  Районның мәдәният хезмәткәрләре патриотик рухтагы бәйрәм концерты әзерләгәннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев