Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста мөмкинлекләре чикле балалар өчен бәйрәм узды

Барлыгы 90 бала Апас ресторанында мул сыйлы өстәлләр артында очрашты.

(3 декабрь, “Апастово-информ”).



Бәйрәм район башлыгы Айрат Җиһаншин теләктәшлегендә изге күңелле иганәчеләр, Лилия Зәйнуллина, Айнур Сөләйманов, Анастасия Богатеева, Софья Налбандян ярдәме белән оештырылды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Айдар Таһиров, Мәскәү шәһәрендә яшәүче Олы Бакырчы авылы егете Булат Булатов һәм Гөлнара Сәлахова булышлыгы белән махсус күчтәнәчләр дә әзерләнде. Балалар уйнап-көлеп, рәхәтләнеп күңел ачты. Тирә-юньгә шатлык һәм бәхет нуры бөркелде. Газизләренең шат елмаюларын күреп, сөенгән әти-әниләрнең дә йөзләре кояштай балкыды. Алып баручы Айнур Сөләйманов балалар белән аралашып, уеннар уйнатты. Аниматорлар күңел ачуларга, биюләргә чакырды. Кунакка килгән “Болан” һәм “Төлкекәй” дә балаларның дустына әверелделәр. Анастасия Богатеева белән бергәләп ясалган Яңа ел уенчыклары бик шәп килеп чыкты.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова балаларны җылы сәламләп, изге теләкләрен җиткерде.
“Кадерле балалар! Бернинди авырлыкларга да карамыйча, күңел күтәренкелеге белән яшәгез. Сез безнең иң-иңнәре, иң тырышлары, иң уңганнары. Беркайчан да бу сыйфатларыгызны югалтмагыз. Һәрвакыт алга барыгыз. Һәрчак яныгызда булып, наз өләшкән әти-әниләргә олы сабырлык телим”, - дип ихлас теләкләрен ирештерде Гөлүсә Галләмова. Ул шулай ук балаларга онытылмаслык шатлык һәм күңелле мизгелләр бүләк иткән иганәчеләргә олы хөрмәтен белдерде һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Бәйрәм ахырында балаларга Дипломнар һәм махсус күчтәнәчләр дә тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев