Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста мөмкинлекләре чикле райондашлар өчен мәгълүмати очрашу узды

Районда инвалидлар декадасы башланды.

(1 декабрь, “Апастово-информ”).



Үзәк китапханәдә узган очрашуда физик мөмкинлекләре чикле райондашларга, инвалид балалар тәрбияләүче әти-әниләргә социаль түләү, төрле ярдәм чаралары һәм субсидияләр бирелү турында файдалы мәгълүмат җиткерелде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова районда һәр мөмкинлеге чикле кешеләр һәм балалар игътибар үзәгендә булуын әйтте.
Әлеге чарага килүчеләр район прокуратурасы социаль яклау бүлеге, пенсия фонды, социаль иминият фонды, район үзәк хастаханәсе, мәгариф бүлеге белгечләре белән очрашып, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев