Апаста мөмкинлекләре чикле балаларны бүләкләделәр
Әлеге балалар иҗат иткән кул эшләреннән күргәзмә ачылды
(11 декабрь, «Апастово-информ»)
Район мәдәният йорты фойесында бик матур, эчтәлекле күргәзмә урын алды. Балалар укытучылары, әти-әниләре белән искиткеч кул эшләре ясаганнар.
“Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан ел саен шундый күргәзмә оештырабыз. Катнашучы балаларны бүләклибез. Шундый матурлык иҗат итүегез өчен район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән сезгә рәхмәт сүзләре ирештерәм. Тырышып укыгыз, тәртипле булыгыз!”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева да укытучыларга, әти-әниләргә рәхмәт сүзләре җиткерде.
Балаларга Рәхмәт хатлары һәм иганәче - шәхси эшмәкәр Илдар Нәбиуллиннан баллы күчтәнәчләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев