Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста мошенникларга алданучылар арта

Район эчке эшләр бүлегенең участок инспекторы Раил Борһанов халыкны сак һәм игътибарлы булырга өндәде.

 – Еш кына зарарлы программалар безнең телефоннарга төрле мессенджерлар аша эләгә. Әйтик, ниндидер популяр социаль челтәрнең альтернатив варианты рәвешендә. Мошенниклар бик яратып куллана торган киберһөҗүм ысуллары бар. Кеше ялган сайтларга юлыкса, ышанса, сайтта ниндидер эш башкарса, мошенниклар булган мәгълүматны үз кулына төшерә. Әйтик, парольләр, банк картасы мәгълүматлары алар өчен отышлы. Тагын бер шикле ысул – «алдакчы» хәбәрләр, игъланнар, акчалата керем вәгъдә итә торган белдерүләр. Мәсәлән, лотереяда катнашырга чакыру яисә акча оту турында хәбәрләр. Басым ясыйлар, ашыктыралар икән, бу – димәк, алдакчылар. Соңгы вакытта яшьләр, балалар да алдана. Мисал өчен, яңа гына 4 класс укучысы, социаль челтәр аша язышып, дәү әнисе телефоныннан билгесез кешеләргә 29 мең сум акча күчергән. Аны отыш белән алдалаганнар. Тагын зур күләмдәге акчаны күчерергә өлгерми. Бу эшне өлкәннәр сизеп ала. Телефон, социаль челтәрләр, интернет белән эш иткәндә сак булыгыз, үзегез янәшәсендә булган кешеләргә дә игътибарны югалтмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев