Спартакиада уеннарында район буенча 21 оешма катнашты.
(10 нчы февраль, “Апастово-информ”).
Районда оешмалар арасында спартакиада ярышлары волейбол, йөзү, хоккей, шорт-трек, баскетбол, мини-футбол, өстәл теннисы, бадминтон, чаңгыда узышу спорт төрләре буенча узды.
“Спартакиада ярышлары 2024 елның февраль аенда башланып, ел азагына кадәр дәвам итте. 21 оешма катнашты. Һәр спорт төре буенча урыннар билгеләнеп, баллар язылып барды. Йомгак ясаганда җиңүчеләргә Дипломнар, акчалата сертификат һәм күчмә Кубок бүләк ителде”, - диде районның спорт һәм яшьләр эше бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин.
Беренче урынга 282 балл җыеп, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе янгын-коткару отрядының 8 янгын-коткару отрядының 106 янгын-коткару часте коллективы лаек дип табылды.
Икенче урында 262 балл белән аграр көллият коллективы.
Өченче урынга 220 балл җыйган спорт мәктәбе коллективы чыкты.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин җиңүче коллективларны тәбрикләде. Агымдагы елда спартакиада ярышларында күбрәк коллективларның катнашуын теләде.
Нет комментариев