Апаста өлкәннәр ГТО нормативлары тапшыра
Район тормышы

Апаста өлкәннәр ГТО нормативлары тапшыра

«Дельфин» йөзү бассейнында өлкәннәр ункөнлеге кысаларында 25 метрлы дистанциягә йөзү буенча район ярышлары узды.

(21 октябрь, “Апастово-информ”).

  Әлеге чара ГТО нормаларын тапшыру исәбенә үтте.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә: хатын-кызлар арасында Венера Мөхәммәдова, Фирая Гобәйдуллина, Талия Гарифуллина беренчелекне бирмәде.
Ир-атлар арасында: Рим Халитов, Рамил Гарифуллин, Рашат Касыймов җиңү яулады.


Нет комментариев