Апаста радиацион авария һәм һәлакәтләре нәтиҗәсен бетерүдә катнашучыларны хөрмәтләделәр
Район тормышы

Апаста радиацион авария һәм һәлакәтләре нәтиҗәсен бетерүдә катнашучыларны хөрмәтләделәр

26 нчы апрель – радиацион авария һәм һәлакәтләр корбаннарын искә алу көне иде.

(30 нчы апрель, “Апастово-информ”).



Чернобыль атом электр станциясенең дүртенче реакторы шартлаганга 39ел тулды. Безнең районда да авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар яши.
Район Советы аппараты җитәкчесе Булат Гатиятуллин әлеге афәтне үз җилкәләрендә татыган гаиләләргә район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән күчтәнәч пакетлар тапшырды, изге теләкләрен ирештерде.
“Чернобыль авариясендәге афәткә 39 ел узса да, аның хәсрәтле көннәре онытылмый. Андый афәтләр башка кабатланмасын, ил-көннәребез тыныч булсын иде. Сезгә сәламәтлек, иминлек, тыныч тормышта яшәрсә булсын”, - дигән теләкләрен ирештерде.


Нет комментариев