Апаста район башлыгы призларына көрәш ярышлары узды
Районның универсал спорт залында район башлыгы призларына көрәш ярышлары үтте.
(1 март, “Апастово-информ”).
Биредә 2007 елгы һәм аннан да яшьрәк көрәшчеләр – барлыгы 90 бала катнашты. Алар 13 үлчәү категориясендә көч сынашты.
Ярышларны ачу тантанасында Татарстан Республикасы милли көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров, районның яшьләр эше бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин, спорт мәктәбе директоры Айдар Хәйруллин катнашты.
Апас, Кайбыч, Буа, Чүпрәле районнарыннан һәм Чувашия Республикасының Батыр районыннан килгән яшь көрәшчеләр көн дәвамында бил алышты. Җиңүчеләр бүләкләргә ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев