Апаста районкүләм балалар театры фестивале узды
Район тормышы

Апаста районкүләм балалар театры фестивале узды

Район башлыгы Айрат Җиһаншин тәкъдиме белән башланып киткән, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган драматург, язучы, режиссер Әмир Камалиев исемендәге “Бар дөнья - театр” районкүләм балалар театр коллективлары фестивале дүртенче тапкыр узды.

Ул быел данлы якташыбыз Әмир Камалиевның туган авылы Шыгайда оештырылды. Бәйгедә 18 театр коллективы катнашты. Фестивальнең йомгаклау кичәсендә балалар һәм аларның укытучылары бүләкләнде.

Әмир Камалиев исемендәге “Бар дөнья - театр” районкүләм балалар театр коллективлары фестивалендә гран-прины Борнаш урта мәктәбе яулады. Ахырдан Альбина Миңнебаева җитәкчелегендәге түгәрәккә йөрүче балалар тарафыннан Кече Болгаер кызы Гөлүсә Закированың “Энекәш” әсәре сәхнәләштерелде. Кичәдә автор үзе дә катнашты.


Нет комментариев