Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста рейдлар бара

Янгын күзәтчелеге бүлегеннән хәбәр итүләренчә, агымдагы елда 24 янгын очрагы теркәлгән. Аларның күбесе кеше ялгышы, көнкүреш җиһазлары белән бәйле.

(11 декабрь, «Апастово-информ»)



- Янгыннар санын киметү, социаль яклауга мохтаҗ гаиләләрне, ялгыз яшәүчеләрне кисәтү максатыннан, социаль яклау хезмәткәрләре белән рейдлар уздырабыз. Кышкы чорга керү, Яңа елга әзерлеккә игътибар бирәбез. Бәйрәмнәр вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү мөһим. Чыршыга куелган утлар махсус заводта эшләнгән булырга тиеш, һәм сертификатта язылганнарга да туры килүе шарт. Чыршыга шәмнәр куярга ярамый, бер очкыннан да бик тиз кабынып китүчән марля, мамык уенчыклардан да арынырга кирәк. Чыршыдагы гирлянданың бер уты булса да сүнеп-янып уйнаса, чыршы утларын сүндерегез һәм гаебе табылып, төзәтелмичә кабызмагыз, - ди янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәре Илшат Шәфигуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев