Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы ТР Мәгариф hәм фән министры фатихасы белән башланды

ТР Мәгариф hәм фән министры Илсур Һадиуллин Апас мәктәбендә урнашкан имтиханнарны тапшыру пуктында булды, укучылар белән очрашты.

(30 май, “Апастово-информ”).


Районда бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру дәвам итә. Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары  рус теленнән белемнәрен сынады.
Имтиханнар күтәренке рухта башланып китте. Укучыларны  ТР Мәгариф hәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм район башлыгы Айрат Җиһаншин сәламләп, уңышлар теләделәр.
- Безнең өчен сез бик кадерле. Борчылмагыз, курыкмагыз, елмаегыз, көлегез. Уңышлар сезгә, - диде министр. 
Теләкләргә район башлыгы Айрат Җиһаншин да кушылды. 
- Имтиханнар алдыннан ТР  Мәгариф hәм фән министры Илсур Һадиуллинның фатихасын алу зур дәрәҗә һәм тарихи вакыйга. Изге теләкләре, киңәшләре сезгә рух күтәренкелеге өстәсен. Уңышлар насыйп булсын. Сез булдырасыз, – диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру Апас мәктәбендә узды. Район буенча рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын 61 укучы тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев